Lyrics
Тәбигәтнең кырыктагы
Ялгыз хатын кебек чагы:
Көн дә яңгыр, көн дә җилләр яфрак куа.
Иртә-кичен күкләр соры,
Көндез сирәк кояш нуры.
Бу вакытта матур таңнар сирәк туа.
Юеш тәрәзә каршында
Басып торасың ялгызың,
Үткән гомер турында моңсу уйланып.
Беркем кочмый арттан килеп,
«Сөеклем син минем!» — диеп,
Син дә көтмисең берәүне дә, моңланып.
Яшь чагыңда чибәр идең,
Күпне күрдең, бик күп сөйдең —
Гомер буе шулай булыр, дип уйладың.
Буген инде беркем сөйми,
Яннарыңа кичен килми,
Ә син әле сөеп-сөелеп туймадың.
Юеш тәрәзә каршында
Басып торасың ялгызың,
Үткән гомер турында моңсу уйланып.
Беркем кочмый арттан килеп,
«Сөеклем син минем!» — диеп,
Син дә көтмисең берәүне дә, моңланып.
Бер гомергә күпме сөю
Тиешлеген күкләр белә,
Үз өлешең җитәр иде чынлап сөйсәң.
Язгы тиле күбәләктәй
Һәр янган утка талпынмый,
Бер учакта гына янып көйсәң.
Юеш тәрәзә каршында
Басып торасың ялгызың,
Үткән гомер турында моңсу уйланып.
Беркем кочмый арттан килеп,
«Сөеклем син минем!» — диеп,
Син дә көтмисең берәүне дә, моңланып